Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда "Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы" IV Бөтенроссия конференциясе ачылды
Конференциядә Россия һәм Казакъстаннан 200 кеше катнаша
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген Казанда Икътисад, идарә һәм хокук институтында (ИЭУП) "Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы" дигән IV Бөтенроссия конференециясе ачылды. Конференциядә Россия һәм Казакъстаннан 200 кеше катнаша.
Чараны оештыручылар - ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ИЭУПның коррупциягә каршы көрәш фәнни-тикшеренү институты.
Конференциядә катнашучыларны идарә башлыгы Марс Бәдертдинов сәламләде. Ул институт җитәкчеләренә коррупциягә каршы эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. Тема шактый четерекле, бу хакта бөтенесенең дә үз фикерен әйтергә кыюлыгы җитмәскә дә мөмкин", - диде ул. Шул ук вакытта идарә башлыгы 2005 елдан башлап республикада коррупциягә каршы эшчәнлек системалы рәвештә алып барылганын искәртте.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима ведомство башлыгы Энгель Фәттаховның хәзерге вакытта балалар бакчаларыннан башлап бөтен дәрәҗә белем бирү учреждениеләрдә коррупцияне кисәтү буенча эш алып барганын билгеләп үтте. Ул шулай ук мәгариф системасының җәмәгатьчелек тарафыннан ешрак тәнкыйть утына тотылганын ассызыклады. Чөнки нәкъ менә мәгариф өлкәсе һәм сәламәтлек саклау тармагы республикада яшәүче һәр кешегә кагыла.
Министр урынбасары ведомсто эшендәге коррупциягә күбрәк бирешүчән дүрт юнәлешне атады. Беренче юнәлеш - белем бирү оешмасына кабул итү. Икенчесе - йомгаклау аттестациясен, иң беренче чиратта, БДИны оештыру һәм үткәрү.
Коррупция мөмкинлеге булган өченче юнәлеш - мәгариф учреждениеләре һәм белем бирү процессын матди-техник база белән тәэмин итү. Ниһаять, дүртенче юнәлеш - мәгариф системасы хезмәткәрләре арасында төрле конкурс процедураларын үткәрү. Сүз фәнни-педагогика хезмәткәрләрен аттестацияләү, грантлар бүлү һәм башка конкурс процедуралары хакында бара.
ИЭУП ректоры Асия Тимирясова конференция кунаклары һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм дүртенче тапкыр үткәрелә торган конференциянең күркәм гадәткә әверелгәнен әйтеп узды. Коррупциягә каршы көрәш турында сөйләгәндә, ул Сингапурны телгә алды. "Сингапур тәҗрибәсе дәүләтнең сәяси ихтыяры, нәтиҗәле законнар ярдәмендә коррупция дәрәҗәсен иң түбән билгегә кадәр киметеп булганны күрсәтә", - диде ул.
"Мин биредә ел саен булам, чөнки фикер алышып булган мәйданчык икәнне күрәм. Биредә илнең төрле төбәкләреннән хөрмәтле галимнәр җыела", - диде үзенең чыгышында ТР прокуроры Илдус Нәфыйков һәм чарада аралашу "зур файда" китерәчәк дип билгеләп үтте.
Прокурор хәбәр иткәнчә, 2008 елда "Коррупциягә каршы көрәш" турындагы Федераль закон кабул ителгәннән алып, Татарстанда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә күп нәрсә эшләнгән. "Коррупция куркынычын киметү буенча зур эшләр башкарылды, дәүләт сатып алулары мәсьәләсе җайга салына һәм камилләшә. Ел саен вазифаи затлар табышлары турында белешмә бирә".
Әлеге казанышларга карамастан, проблемалар кала бирә, дип белдерде ул. "Бездә проблема нәрсәдә соң? Нәрсә тоткарлый? Мондый конференцияләр әнә шул сорауларга җавап бирергә тиеш", - дип йомгаклады сүзен Илдус Нәфыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз