news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда коррупция проблемалары буенча республика яшьләр форумы узачак

Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырыла.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 8 декабрьдә Казанда IТ-паркта Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган республика яшьләр форумы узачак. Аның эшендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашуы көтелә, дип хәбәр итәләр парламентның матбугат хезмәтеннән.

Татарстанда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында видеофильмны карагач, форумда катнашучылар үзара фикер алышачак. Кайсы өлкәләрдә коррупция ихтималы зур – шул мәсьәләләр күтәреләчәк.

Экология, медицина, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта эшмәкәрлек, мәгариф, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар өлкәсендә, торак-коммуналь хуҗалык тармагында коррупция турында сөйләшүләр көтелә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Илдар Суфияров белән берлектә, коррупциягә каршы кануннар турында сүз булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot