Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда коронавирустан вакцина ясату өчен яңа пункт ачтылар
Шулай ук хәзер шәһәрдәге дүрт метро станциясе янында вакцинация пунктлары эшли.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанда Фатыйх Әмирхан проспектындагы төзелеш гипермаркетында коронавирустан прививка ясый башладылар.
«Без бүген „Леруа Мерлен“ сәүдә үзәгендә тагын бер вакцинация пункты ачтык. Ул бүген эшли башлады», — дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
Шулай ук хәзер шәһәрдәге дүрт метро станциясе янында вакцинация пунктлары эшли. Әмма эссе һава сүрелүгә алар метро станцияләренең һәрберсендә дә эшләячәк.
«Һәр поликлиникада кимендә ике-өч мобиль бригада эшли, алар бер секундка да туктап тормый һәм гел йөреп торалар һәм вакцина ясыйлар», — диде Владимир Жаворонков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз