news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда коронавирус чорында беренче тапкыр катнаш көрәш буенча Европа чемпионаты үтә

Чемпионатта 15 илдән 250 спортчы катнашыр дип көтелә.

Казанда коронавирус чорында беренче тапкыр катнаш көрәш буенча Европа чемпионаты үтә

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). 16 августта Казанда катнаш көрәш буенча Европа ачык чемпионаты башлана. Ул 20 августка кадәр дәвам итәчәк һәм «Баскет-холл»да узачак. Бу Европа континентында IMMAF Берләшкән халыкара катнаш көрәшләр федерациясенең пандемиядән соңгы беренче турниры булачак.

Россия спортчылары бу ярышларда фаворитлар статусында чыгыш ясаячак. Россия командасы IMMAF яшүсмерләр рейтингында беренче урынны һәм олылар рейтингында икенче урынны алып тора. Европаның гамәлдәге чемпионнары Виктория Дудакова, Магомед Алиев, Игорь Глазков һәм күп кенә башка катнаш көрәш мастерларына үз титулларын якларга туры киләчәк.

«Бөтен команда сайлап алу сынауларын узды һәм безнең спортчыларыбыз бу турнирда лаеклы чыгыш ясар һәм илебез данын якларлар дип ышанам. Софиядә узган Яшьләр дөнья чемпионаты нәтиҗәләреннән чыгып, безнең җыелма команда өчен берничә көчле конкурентларны аерып әйтә алам. Бу — АКШ, Казахстан һәм Украинаның катнаш көрәш осталары. Шулай ук дөнья рейтингы лидерларының берсе булган Бахрейн җыелма командасы турында да онытырга ярамый», — дип «Движение» радиосы Европа ачык чемпионатын оештыру комитеты башлыгы Рөстәм Закирҗановның сүзләрен китерә.

Чемпионатта 15 илдән 250 спортчы катнашыр дип көтелә. Россиядән кала монда Болгария, Финляндия, Греция, Италия, Казахстан, Польша, Португалия, Әрмәнстан, Испания, Эстония, шулай ук АКШ, Яңа Зеландия, Бахрейн һәм Таҗикстан көрәшчеләре чыгыш ясаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100