news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Корея Республикасы мәдәнияте көннәре узачак

Аның кысаларында казанлылар игътибарына үзенчәлекле программа тәкъдим ителә

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 5-8 июнь көннәрендә Казанда Корея мәдәнияте көннәре узачак. Биредә ул Корея Республикасы белән Россия Федерациясе арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр оешуга 20 ел тулуга әзерлек кысаларында үткәрелә.
Фестивальнең ачылыш тантанасы 6 июнь көнне 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Бу көнне Корея Республикасы сәнгатьчеләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, фестиваль кысаларында корея фотографлары эшләренннән төзелгән “Корея буйлап сәяхәт” дигән фотокүргәзмә белән дә танышырга мөмкин булачак.
Ә менә кино сәнгате сөючеләр корея режиссерлары эшләрен күрә ала. Казанлылар игътибарына 2003-2007 елларда төшерелгән нәфис фильмнар тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot