Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Корбан гаете алдыннан махсус операция катнашучыларының балалары өчен бәйрәм узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

5 июньдә Казанда «Туган авылым» милли комплексында Корбан гаете алдыннан һәлак булган хәрбиләрнең балалары өчен бәйрәм узды. Чараны «Туган авылым» милли комплексы һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы ярдәмендә «Геройлар таянычы» ресурс үзәге оештырган. Бу хакта «Геройлар таянычы» ресурс үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәйрәм кысаларында махсус операция хәрбиләренең балалары катнашында «Без – геройлар балалары» дип аталган концерт оештырылды. Концертта Казаннан, шулай ук Татарстанның Теләче, Саба, Биектау, Югары Ослан, Балтач районнарыннан җыелган 50 бала катнашты. Балалар Туган ил каршындагы бурычларын үтәгәндә һәлак булган әтиләре турында шигырьләр укыды һәм җырлар башкарды. Катнашучыларга Олеся Мостаева студиясеннән бүләкләр тапшырылды. Шулай ук балалар «Сабантуй» уенында катнашты.
Концерт алдыннан катнашучыларга Татарстан мөфтие урынбасары, «Геройлар таянычы» ресурс үзәге җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов мөрәҗәгать итте. Махсус хәрби операция уздыру көннәрендә халык бердәм булырга тиеш, дип билгеләп үтте ул. Ул шулай ук яшь буын, мәктәп укучылары, студентлар, барлык гражданнар якташларының батырлыгы турында белергә тиеш, дип белдерде.
«Бүгенге көндә хәтта махсус операциядә катнашучыларның балалары да әтиләренең герой булуын аңламый. Башка балалар турында әйтеп тә торасы юк. Ә алар аны аңларга тиеш. Чөнки Ватанны саклаучы кеше – ул һәрвакыт герой! Махсус операция зонасында безне яклаучы геройларыбызга якыннарына ярдәм күрсәтелүен аңлау бик мөһим. Безнең бурыч – хәрби операция катнашучылары һәм ветераннарының гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Моның өчен бөтен көчебезне куячакбыз», - диде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.
Концертта катнашучы балаларга шулай ук хокук тәртибе гаскәрләре ветераннарының Казан шәһәрендәге җаваплы җитәкчесе, РФ Хәрби хәрәкәтләр ветераннары туганлыгының Татарстан Республикасы бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Рушан Саләхов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Әфганстан Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр һәм махсус хәрби операция ветераннары координация советы әгъзасы Әнгам Ишмөхәммәтов мөрәҗәгать итте.
Алга таба «Геройлар таянычы» ресурс үзәге «Без – геройлар балалары» махсус хәрби операция катнашучылары балалары республика фестивален уздырырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз