Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда корбан чалу өчен уналты мәйданчык эшләячәк
Корбанны гает намазыннан соң, бары өч көн дәвамында гына чалырга мөмкин.
(Казан, 6 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда Корбан гаете бәйрәме көнендә корбан чалу өчен барлыгы уналты мәйданчык эшләячәк. Бу хакта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
“Һәр корбан чалыначак урын ветеринарлар һ.б. оештыручылар тарафыннан тикшерелде. Һәр кеше теләсә кайсы мәчеткә барып, корбан чалыначак урыннар турында сорый ала, һәр имам-хатыйб бу хакта белә”, - диде ул.
Хәзрәт сүзләренчә, байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу тиешле гамәл санала. “Күп кеше яши торган башка шәһәрләрдә дә корбан чалу урыннары оештырылачак. “Аеруча Яшел Үзән, Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә корбан бәйрәме ел да сыйфатлы уза”, - диде ул.
Уналты Корбан чалу урыныннан үзәкләштерелгән рәвештә бөтен тирене җыячаклар һәм катырып, тирене эшкәртә торган заводка алып китәчәкләр. “Хәзер бернинди дә проблема юк. Моңа без озак бардык, Аллага шөкер, килеп җиттек”, - диде ул.
“Корбан чалуның бары өч көне генә бар. Әгәр дә кеше шул өч көн эчендә корбан чалырга өлгерми икән, базарда бәрәннең уртача бәясен белеп, шул сумманы сәдака буларак тапшырасыз. “Зәкят” фонды тәкъдим иткән бер бәрәннең бәясе – сигез мең сум”, - диде хәзрәт.
Рөстәм хәзрәт корбан итенең төп шартын атады. "Чалынган ит сатылмаска тиеш. Аның өчтән бер өлеше хуҗаның үзенә, бер өлеше туганнарын һәм якыннарын җыеп, аш мәҗлесендә кулланыла ала, калган бер өлеше мохтаҗларга бирелә. Әгәр дә хуҗаның кереме зур булса, ул барлык корбан итен дә өләшә ала", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз