news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Корбан бәйрәмендә корбан чалу урыннары билгеләнде

Казанда Корбан бәйрәмендә корбан чалу урыннары билгеләнде
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2025 елның 6 июненә туры килә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы мөфтиятенең Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 000 сум дип билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 53 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китә һәм өч көн дәвам итә. Казанда корбан чалу мәйданчыклары 17 махсус урында оештырыла.

Казанда корбан чалу урыннары:

  1. «Әл-Мәрҗани», Каюм Насыйри ур., 17
  1. «Апанай», Каюм Насыйри ур., 27
  1. Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс, Бертуган Петряевлар урамы, 6
  1. «Тынычлык» торак массивы, Мелитопольская, 15
  1. «Гадел», Оренбург проезды, 193
  1. «Ризван», Хөсәен Мәүлетов ур., 48а
  1. «Биләл», Вознесение торак массивы, Иркен урамы, 29
  1. «Коддус», Карьер торак массивы, Яснополянский тыкрыгы, 16
  1. «Иман нуры», Нагорный торак массивы, Дорожная урамы, 32а
  1. «Казан нуры», Ф.Әмирхан ур., 3
  1. «Салихҗан», Бестужев ур., 66
  1. «Фатиха», Кадыш торак массивы, Рихард Зорге урамы, 2а
  1. «Мәүлид», Залесный торак массивы, Селянская урамы, 23
  1. «Әхмәдзәки», Залесный торак массивы, Осиновский тыкрыгы, 16а
  1. «Рамазан», Окольная урамы, 25б, 8-927-249-47-52
  1. «Рәҗәп», Энгельс урамы, 20/39
  1. «Җомга», Юдино торак массивы, Ильич урамы, 4.

news_right_1
news_right_2
news_bot