Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Корбан бәйрәмен оештыру буенча фикер алыштылар

Бүген, 29 апрельдә, Нәзарәттә Казан шәһәренең Баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендә якынлашып килүче Корбан бәйрәмен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә Казан шәһәре имамнары, ТР Рәисе Администрациясе, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре һәм бәйрәм вакытында тәртип саклау һәм биологик калдыкларны урнаштыру белән шөгыльләнүче хезмәтләрнең вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә республикабызга корбанлыкларны кертү кагыйдәләренә, корбан чалучыларның эшен оештыру, корбан чалу эшләре башкарыла торган җиһазларны һәм мәйданчыкларны дөрес куллану, бәйрәм вакытында тәртип саклау һәм биологик калдыкларны тапшыру өчен җаваплы хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр торды. Шулай ук корбанлыкларны тоту һәм чалу урыннарын дөрес итеп әзерләү; биокалдыкларны җыеп эшкәртү; тиреләрне аерым урнаштыру һәм башка мөһим чаралар турында фикерләштеләр.
Билгеле булганча, мөселманнар өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме 6нчы июньдә билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз