Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан мәчетләр сурәтләнгән күргәзмә ачылды
«Мәрҗани» мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан Россия мөселманнары Дини җыены һәм Россия сәнгать академиясе тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган Бөтенроссия пленэры күргәзмәсе эшләде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пленэр – рәссамнарның, остаханәдән тыш, табигатьтә, табигый яктылыкта картиналар ясавы. 2022 елда Россиянең 14 төбәгеннән килгән рәссамнар, скульпторлар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары борынгы дәүләтнең Казан, Болгар, Биләр, Чабаксар, Шыгырдан җирләрендә булды һәм Болгар архитектурасы, табигате, көнкүреше, тарихыбыз өчен истәлекле урыннар сурәтләнгән 250 картина ясады.
Моңа кадәр бу эшләр Болгарда, Казанда, Чабаксарда, Симферопольдә һәм ике тапкыр Мәскәүдә күрсәтелде. Һәм менә экспозициянең бер өлеше дүрт елдан соң «Мәрҗани» мәчетендә Корбан бәйрәме хөрмәтенә куелды. Биредә мәчет рәсемнәрен күрергә мөмкин.
Күргәзмәдә түбәндәге авторларның эшләре тәкъдим ителде:
Әдһәмова Гөлназ (Казан) – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы;
Букина Лима (Яр Чаллы) – «Дизайнерлар берлеге» халыкара иҗтимагый ассоциациясе әгъзасы;
Ветров Александр (Мәскәү өлкәсе) – Россия сәнгать академиясе мактаулы әгъзасы, Россиянең атказанган рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы;
Горбачев Сергей (Киров) – Россия сәнгать академиясе мөхбир әгъзасы, Россиянең атказанган рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы;
Даудов Мөхәммәд (Махачкала) – Россия сәнгать академиясе мөхбир әгъзасы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы;
Дудченко Николай (Симферополь) – Россия сәнгать академиясе академигы, Кырым Республикасы халык рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы;
Заһретдинов Васыйл (Казан) – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы;
Кожевников Владимир (Санкт-Петербург) – Россия сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы;
Крылов Анатолий (Яшел Үзән) – Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасында Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы;
Петрухин Алексей (Севастополь) – Россия сәнгать академиясе мөхбир әгъзасы, Россия маринистлар ассоциациясе әгъзасы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз