Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан берничә автобус иртәнге 2:15тән йөри башлый
Мөселманнарның Корбан бәйрәме 27 майда иртәнге 3:15 тә бәйрәм вәгазеннән башлана. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте.
«Шәһәр халкын шәһәр мәчетенә кадәр иртәнге 2:15тән алып бару өчен, 6, 10, 15 һәм 30 нчы автобус маршрутлары, шулай ук 2 нче троллейбус маршруты эше оештырылачак», – дип сөйләде Сарманов.
Бәйрәм намазыннан соң ветеринария хезмәтләре килештергән 17 урында корбан чалу йоласы башланачак, дип өстәде ул. Катнашырга ниятләгән гражданнарга бу мәйданчыкларга килергә киңәш итәләр.
«Шәһәр хезмәтләре Корбан хайваннары белән санкцияләнмәгән сәүдә итү урыннарын булдырмау буенча эшне оештыра. Хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрәчәк», - дип ассызыклады спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз