news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Корбан бәйрәмендә шәһәр транспортының иртәнге рейслары оештырылачак

Шәһәр халкына транспорт хезмәте ял көннәрендә расланган хәрәкәт интервалына нигезләнеп күрсәтеләчәк.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Корбан бәйрәме көнендә, ягъни 1 сентябрьдә, Казан мәчетләре маршруты буенча җәмәгать транспорты 03.30 сәгатьтә йөри башлый. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров хәбәр итте.

Иртән корбан чалу урыннарына 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91 нче автобусларда һәм 1, 2, 12 нче номерлы троллейбусларда барырга мөмкин. Шәһәр халкына транспорт хезмәте ял көннәрендә расланган хәрәкәт интервалына нигезләнеп күрсәтеләчәк.

Илнур Шакиров билгеләп үткәнчә, Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 04.30 сәгатьтә башлана. Өч көн дәвамында, ягъни 1-3 сентябрьдә, 20 махсус билгеләнгән урында корбан чалырга мөмкин. “Шәһәр хезмәтләре корбан сату һәм чалу буенча санкцияләнмәгән урыннар булдырмау буенча эш оештырачак”, – диде докладчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot