news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Корбан бәйрәме комплексы булачак
Әлеге комплекс үз эченә корбанлыкларны тоту, аларны чалу, итне эшкәртеп саклау һәм халыкка сату урыннарын, шулай ук автотранспорт кую өчен зур мәйданнарны алачак
Скопировать ссылку
(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Корбан бәйрәме комплексы булачак. Ул башкаланың Бертуган Петряевлар урамындагы 10280 квадрат метрлы җир участогын биләп тора. Әлеге җир участогы “Вакф” мөселман дини оешмасына бирелгән. Анда барлык мөселманнар өчен изге булган Корбан бәйрәмендә корбан чалу комплексы урнашачак.
Әлеге комплекс үз эченә корбанлыкларны тоту, аларны чалу, итне эшкәртеп саклау һәм халыкка сату урыннарын, шулай ук автотранспорт кую өчен зур мәйданнарны алачак. www. tarhan.biz хәбәр иткәнчә, Корбан бәйрәме комплексы республиканың күп районнары белән эшләячәк.
Быел ук әлеге җир участогында корбан чалуны оештырырга уйлыйлар. Корбанлыкларга 250-50-24 телефоны буенча заказ бирергә була. Корбанлыклар 3500-4500 сум, ә эре мөгезле терлек 35 мең сумнан артык тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot