Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионаты башланды
Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты башланды. Республика беренчелегендә 350ләп көрәшче бил алыша.
Чемпионатның ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов катнашты. «Милләтебезгә, көрәшебезгә үзегезне багышлагансыз икән, сезгә зур рәхмәтемне белдерәм», – диде ул көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп.
«Көрәшебезнең язмышы төрлечә. Республикабыз илебезнең спорт башкаласы буларак, спорт төрләре дә бик күп. Татар көрәшендә спорт көндәшлеге дә бик көчле. Шулай да көрәш бездә иң массакүләм спорт төрләренең берсе. Тел, милли көрәш, әдәбият, сәнгатебез - милләтебезнең эчтәлеге. Без үзебезне милли спорт төренә багышлыйбыз, милләтебезгә хыянәт итмибез. Киләчәктә дә көрәшеп, җиңеп яшик», – диде Марат Әхмәтов.
Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та республикада спортчыларга шартлар артуын әйтте.
«Республикабызда мөмкинлекләр арта. Әмма көрәшебез барыбер дә районнарда Сабантуйлар үзәгендә тора. Ир кешегә үз авылыңда батыр калу зур дәрәҗә. Сез хәзер дөнья чемпионатында да көрәшә аласыз. Шартлар, мөмкинлекләр артты, сез бәхетле. Сезнең янда басып тору рәхәт – сез нык бәдәнле ир-егетләр», – диде Хәлил Шәйхетдинов.
Ярышның баш хөкемдары Ленар Зиннәтуллин көрәшчеләргә имгәнүләрсез көрәшү теләде. «Татарстан чемпионатына килүегез өчен зур рәхмәт. Имгәнүләрсез матур көрәш күрсәтүегезне телим», – диде баш хөкемдар.
Турнирның беренче көнендә беренчел әйләнешләр, икенче көнендә ярымфинал һәм финал ярышлары көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз