news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак

Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

25-27 апрельдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышларда Россиянең 40 төбәгеннән 200дән артык көрәшче бил алышачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар абсолют категорияне дә исәпкә алып, 11 үлчәү авырлыгында чемпион титулы өчен көрәшәчәкләр. Финал ярышлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 26 апрельдә 18:00 гә планлаштырылган.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча көрәш буенча Россия җыелма командасы формалашачак. Әлеге команда 2025 елның 19-23 июнь көннәрендә Татарстанда узачак көрәш буенча Дөнья чемпионатында Россия исеменнән чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot