news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда көрәш буенча командалар беренчелеге узды

Казанда көрәш буенча командалар беренчелеге узды
Фото: «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

Кичә Казанның «Тулпар» спорт сараенда 2008–2009 нчы елгы яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Татарстан Республикасы командалары беренчелеге узды. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.

17-18 яшьлек егетләр арасында ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан 9 авырлык үлчәвендә – 50 кг га кадәр, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 90 кг һәм 110 кг га кадәр үлчәү авырлыкларында 250гә якын көрәшче бил алышты.

Ярышларда беренче урынга Казанның «Зилант» командасы лаек булды, икенче урында шулай ук Казаннан Яңа Савин районы командасы, өченче –Чаллы, ә дүртенче урынны Балтач районы командасы яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot