news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләренә таныклык тапшырдылар

Казанда Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләренә таныклык тапшырдылар
Фото: https://dumrt.ru

30 ноябрьдә Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Коръән укуның шигъри формада язылган «Төхфәтүл әтфәл» уку кагыйдәләре җыелмасын өйрәтергә хокук бирүче иҗазәтләр тапшыру тантанасы узды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

  • Иҗазәт – билгеле бер текст яки предметны тапшырырга мөмкинлек бирә торган таныклык. Аны инде шундый вәкаләтләре булган кеше тапшыра.

Коръән укуның шигъри формада язылган «Төхфәтүл әтфәл» уку кагыйдәләре җыелмасы 61 шигырьдән (бәеттән) тора. Әлеге әсбап буенча Исламдагы бик күп галимнәр белем алган.

Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә мондый иҗазәтләрне 2010 елдан бирле 60 шәкерт алды. Алар Татарстан һәм Россия төбәкләрендә дин юлында хезмәт итә. диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100