news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Коръән укучыларның IV Республика бәйгесе узды

«Казан» ат-спорт комплексында мөселман уку йортлары студентлары арасында Фатыйма Гыймадова истәлегенә IV Республика Коръән укучылар бәйгесе узды. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, РИИ һәм КИУның Госман Ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Гыймадовлар гаиләсе РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе ярдәме белән оештырды.

Конкурста катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә ярыштылар:

– Коръәннең 28, 29 һәм 30 нчы Коръән җүзләрен белү (Коръәнне ятлау үзәкләре арасында);

– Коръәннең 29 һәм 30 нчы җүзләрен белү (Татарстан мөселман мәгариф оешмалары арасында).

Хафизларны әзерләү үзәге директоры Габдеррәшит хәзрәт Фәизов жюри белән таныштырды һәм мондый бәйгеләрне уздыру үзенчәлекләре турында сөйләп үтте. РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов Коръән ятлау һәм ислам фәннәрен өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Бәйгене оештыруда турыдан-туры катнашкан бертуган Фаил һәм Ильяс Гыймадовлар мондый чараларны үткәргән өчен рәхмәт белдерде һәм әниләре Фатыйма Гыймадова рухына дога кылуны сорады.

Конкурс нәтиҗәләре:

Республика тәхфизләре арасында:

– 1 урын – Госман Ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тәхфизе

– 2 урын – «Мөхәммәдия « мәдрәсәсе тәхфизе.

Мөселман мәгариф оешмалары арасында:

– 1 урын – Яр Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе

– 2 урын – Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

– 3 урын – Әлмәт ислам мәдрәсәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100