news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кораллы затлар берәүнең берничә миллион сум акчасын талап алган

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне "кайнар эзләр" буенча тоткарлаган

  (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген полиция хезмәткәрләре һөҗүм итүдә шикләнелгән 4 затны тоткарлаган.

ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте белдергәнчә, утлы кораллы затлар ир-атка һөҗүм иткән һәм берничә миллион салынган сумкасын талап алганнар.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне "кайнар эзләр" буенча тоткарлаган. Һөҗүм итүчеләр каршылык күрсәткән. Аларның берсе автомобильгә утырып качарга теләгән. Полиция хезмәткәрләренә корал кулланырга туры килгән. Нәтиҗәдә, дүртесе дә тоткарланган.

Тоткарланган затларда ике пистолет, ау пычагы, электрошокер табылган. Тоткарланучыларның берсе ОМОН хезмәткәре киемендә булган. Полиция хезмәткәрләре урланган акчаларны тоткарланучыларның машинасыннан алган.

Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркеме һәм ТР буенча ЭЭМ ның Экспертиза-криминалистика үзәге экспертлары эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100