Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда кораллы ир-ат «Ирбис» ягулык станциясен талап чыккан
Әлеге хәл Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан ягулык салу станциясендә булган.
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Казанда билгесез кеше «Ирбис» ягулык салу станциясенә бәреп керә һәм 300 мең сумга якын акча талап ала. Аның кулында пычак була. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның шәхси чыганагы сөйләде.
Бу вакыйга 5 май төнендә Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан ягулык салу станциясендә булган.
«Әлеге факт буенча «Талау» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды. Тикшерү эшләре бара», - дип сөйләде агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Кыяметдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз