news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Коръән уку буенча онлайн-курслар башланды

Курслар «Ислам. Беренче адымнар» проектының дәвамы булып тора.

Казанда Коръән уку буенча онлайн-курслар башланды
http://dumrt.ru

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). 8 июньдә хатын-кызларның күпсанлы үтенечләре буенча, Татарстан мөфтияте янәдән «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курсларны башлап җибәрде. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге башлангыч намаз уку һәм ислам дине нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле үзләштерү мөмкинлеген бирүче киңкүләмле «Ислам. Беренче адымнар» проектының дәвамы булып тора.

«Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курслар, башкаларыннан аермалы буларак, бары онлайн форматта узачак. Кабул итү төгәлләнде: курсларга 46 хатын-кыз язылды.

Экспресс-курслар һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе 16:00–18:00 сәгатьләрдә узачак. Гарәп алфавиты, мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (Коръәнне кагыйдәләрне үтәп уку), «Идгам», «Мад» кагыйдәләр төркеме, нечкә һәм калын хәрефләр, Каләм Шәрифне укыганда туктау кагыйдәләре буенча дәресләр үткәрү ниятләнә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100