news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Коръән текстлары һәм Аллаһ исеме язылган макулатураны тапшырырга мөмкин

Ак кәгазьгә яңа тормыш» хәйрия акциясе 1 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Ак кәгазьгә яңа тормыш» хәйрия акциясен игълан итә. Башка еллардагы акцияләрдән аермалы буларак, быел Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне җыю да оештырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу акция ел саен Рамазан аенда уза торган иде. Быел, санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыксыз булу сәбәпле, әлеге массакүләм игелек-изгелек кылу чарасы 1 июньнән башланып китәчәк һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Макулатурадан кергән акча нәзарәтнең «Зәкят» фондына тапшырылачак.

Кәгазьне Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 89 йорт адресы буенча иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр (09.00-17.00) алып килергә мөмкин булачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100