news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Коръән-хафизлар әзерләү программасы буенча укыган беренче чыгарылыш чыккан

Барлык укучыларга Россия мөфтиләре советы һәм Мәскәү татарлары автономиясеннән бүләкләр бирелгән.

Казанда Коръән-хафизлар әзерләү программасы буенча укыган беренче чыгарылыш чыккан
Фәрит Фарисов

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Татарстан Республикасындагы Коръән-хафизлар әзерләү программасы буенча беренче чыгарылыш булган. Барлык тәмамлаучыларга дипломнар тапшырганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сөйләде.

«Хафиз — Коръәнне яттан белгән кеше. Ул китапны саклаучы гына түгел, ә белем иясе дә. Бу — җаваплы һәм шул ук вакытта мактаулы миссия», — диде ул.

Фәрит Фарисов сүзләренчә, аның рухи остазы - мөфти шәех Равил Гайнетдин, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов исә максатны куярга ярдәм иткән. «Максатка ирешү юлында беренче укытучы булып — хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин булды», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100