news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Коръән аятьләреннән өзекләр белән каллиграфик эшләр тәкъдим ителәчәк

Каллиграфия остасы, рәссам Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина иҗатына багышланган «Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә барлыгы 40 эш куелачак.

Казанда Коръән аятьләреннән өзекләр белән каллиграфик эшләр тәкъдим ителәчәк
Солтан Исхаков

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 20 августта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмә ачыла. Каллиграфия эшләре арасында Коръәни Кәрим аятьләреннән өзекләр, хәдисләр китерелгәннәре дә булачак.

Күргәзмәдә рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның кырыктан артык эше тәкъдим ителә.

«Кайсыдыр эшне аерып әйтеп булмый. Чөнки аның һәркайсында тирән мәгънә ята. Алар арасында Коръәни Кәрим аятьләреннән өзекләр кергәннәре, пәйгамбәребез хәдисләренең үрнәкләре төшерелгәннәре дә бар. Барысы да — тематикасыннан алып, кәгазен эшләвенә кадәр, яратып башкарып чыккан эшләр», — диде Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Оештыручылар сүзләренчә, күргәзмә 2 ай дәвамында барыр дип ниятләнә.

 «Үзебезнең осталарның профессиональлеге арта. Без аларның шәхси күргәзмәләрен оештырырга әзер. Бу күргәзмәгә соңгы бер ел эчендә әзерләндек. Җомга намазыннан соң кунаклар чакырып, бу эшләрне тәкъдим итәчәкбез. Әлегә күргәзмә 2 ай дәвам итәр дип уйлыйбыз», — диде «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев

«Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә авторның 2013-2021 елларда иҗат ителгән 40 эше: тугра, шамаилләр, каллиграфик панно, орнаментлау эшләре тәкъдим ителәчәк. Рәссам Татарстан һәм башка өлкәләрнең Ислам сәнгатенә мөрәҗәгать итә һәм аны иҗаты аша тамашачыга җиткерә.

Күргәзмә 20 августта 14.00 сәгатьтә ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100