news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда концертмейстерлык сәнгатенә багышланган конференция узачак
24-25 ноябрьдә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы концертмейстерлык кафедрасы үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 24-25 ноябрь көннәрендә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә “Концертмейстерлык сәнгате: теория, тарих, практика” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә. Әлеге чара консерватория каршындагы концертмейстерлык кафедрасы эшли башлавына 30 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә Казан дәүләт консерваториясенең рәсми сайты.
Концертмейстерлык кафедрасына 1969 елда нигез салына. 1991 елга кадәр кафедраның беренче мөдире Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе доцент А.Миркина була. 1991 елдан исә кафедра белән ТР халык артисткасы, профессор Юзефина Сокольская җитәкчелек итә. Соңгы 10 елда кафедра мөгаллимнәре һәм студентлары “Операның 400 еллыгына”, “Камера-вокал музыкасы тарихы” исемле концертлар циклларын тәкъдим итә. Кафедраны тәмамлаучылар арасында –ТР халык артисты Владимир Варшавский, Мордовиянең атказанган артисткасы Инна Кобозева кебек танылган шәхесләр бар.
Конференциядә “Концертмейстерлык – башкаручы иҗатының бер тибы”, “Яңа Аурупа музыкасында концертмейстер эшенең тарихи үзенчәлекләре”, “Концертмейстерлык сәнгатенең илебез һәм чит ил музыка-башкару мәктәпләрен булдыру”, “Музыка өлкәсендә белем бирү системасында аккомпанемент сәнгатенә өйрәтү”, “Күпмилләтле Россиядә һәм чит илләрдә концертмейстерлык сәнгате үсеше” темалары каралачак дип көтелә. Конференцияне РФ Мәдәният министрлыгы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, концертмейстерлык һәм башкару сәнгате тарихы һәм теориясе кафедралары оештыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2