news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда концерт залын булдыру мәсьәләсен өйрәнәләр

Татарстан Президенты белдергәнчә, концерт-күргәзмә залы яки концертлар өчен генә махсуслаштырылган зал булдырылырга мөмкин.

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда яңа концертлар залы булдыру мәсьәләсе карала. Бу хакта 6 мартта федераль һәм республика массакүләм матбугат чараларында эшләүче журналистлар белән очрашу барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Әлеге чара Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узды.

"Төрле вариантлар бар. Концерт-күргәзмә залы яки концертлар өчен генә махсуслаштырылган зал ачарга мөмкин. Аның нинди булырга тиешлеген ачыкларга кирәк. Шулай ук аның урыны да берничә вариантта тәкъдим ителә. Шәһәрнең үзәк өлешендә төзеп булмый. Казансуның икенче ярында ул бик урынлы булыр һәм матур күренер иде. Шулай ук географик яктан да шәһәр халкына уңайлы. Планнар бар, мондый зал безгә кирәк дип уйлыйм. Белгечләр тәкъдимнәрен әзерли, без бу теманы өйрәнәбез. Әмма  ничә мең кешелек урынга төзергә икәнлекне дә билгеләргә кирәк. 3 меңме яки 5 меңлек урынгамы? Аның бит әле тулы булуы да кирәк”- диде Татарстан Республикасы Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100