news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда контрразведканың туган көнен билгеләп үтәчәкләр
16 апрельдә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Контрразведканың туган көне» дип исемләнгән чара узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 апрельдә, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Контрразведканың туган көне» дип исемләнгән чара узачак.
СМЕРШ (кыскача – «шпионнарга – үлем») Баш контрразведка идарәсе 1943 елның 19 апрелендә СССРның Халык комиссарлары Советы тарафыннан оештырыла. Яңа структура җитәкчесе итеп Сталин 35 яшьлек дәүләт иминлеге комиссары Виктор Абакумовны билгели. 1943 елда «СМЕРШ» идарәсе алдында Кызыл Армия сафларында чит ил разведкасының шпион, диверсия, террористик эшчәнлегенә каршы көрәш алып бару, дошман агентларын һәм күзәтчеләрен фронт линиясеннән үткәрмәү, армия сафларында Ватанга хыянәтне, качкынлыкны кисәтү һәм башка бурычлар куелган иде.
1919-1944 елларда Алманиядә дә шундый «абвер» дигән хәрби разведка органы бар иде. Аның СССРга каршы сугыш ачуда һәм алып баруда роле зур була. Әмма 1944 елда СССРга каршы уңышсыз эш алып барган өчен «абвер» таркатыла. Аның бүлекләре Баш империя иминлеге идарәсе составына кертелә.
Музейда узачак чарага Татарстан сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты әгъзасы, «Сугыш ахирәтләре» клубы җитәкчесе Нәкыя Корбангалина киләчәк. Аның белән очрашуда «Гаилә» үзәгендә тәрбияләнүче ятим балалар катнашачак. Нәкыя Корбангалина балаларга Бөек Ватан сугышында катнашкан разведчикларыбыз турында сөйләр дип көтелә. Чара 13 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр иттеләр Милли музейның матбугат хезмәтеннән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot