news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Контракт буенча хәрби хезмәт - синең сайлау!” чарасы башлана

Республика халкына контракт нигезендә хезмәт итүнең отышлы якларын аңлату өчен, махсус акция уздырыла.

Казанда “Контракт буенча хәрби хезмәт - синең сайлау!” чарасы башлана
Султан Исхаков

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Казанда “Контракт буенча хәрби хезмәт - синең сайлау!” акциясе башлана. Республика халкына контракт нигезендә хезмәт итүнең отышлы якларын аңлату өчен шундый чара уйлап табылган. Бу хакта бүген көзге чакырылыш кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

“Дәүләт контрактчылар өчен уңайлы шартлар тудыра. Контракт буенча китүчеләргә хезмәт хакы түләнә. Алар ашау, киенү һәм яшәү урыны белән тәэмин ителә. Лаеклы ялга чыкканда, стаж буенча өстенлек, тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү гарантияләнә. Биш ел эшләгәч, бу кеше ипотека программасы буенча фатирлы була ала. Бик күпләр аның отышлы якларын белеп бетерми, шуңа күрә Казанда “Контракт буенча хәрби хезмәт - синең сайлау!” акциясен башлап җибәрергә телибез. Ул Россиянең башка төбәкләрендә узды, Казанда беренче тапкыр оештырабыз. Чарага килүчеләр кыр кухнясы ризыклары белән сыйлана, танылган авиация төркемнәре очышларын карый ала. Сайлап алу пункты белгечләре контракт хезмәте белән кызыксынучыларга консультацияләр дә үткәрәчәк. Акция барышында һәркем хәрби техника, кием-салым, ату кораллары, элемтә чаралары белән таныша ала”, - диде ул.

  • Чара 20 октябрь көнне “Казан” гаилә үзәге янындагы үзәк мәйданчыкта булачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100