Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда контейнер мәйданчыкларында 40 камера урнаштырылачак
Казанда төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә теркәү системасы киңәйтеләчәк, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты Аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Александр Земченко эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
«Хәзерге вакытта шәһәрнең иң проблемалы контейнер мәйданчыкларында 40 камера урнаштыру буенча эш алып барыла. Бу автомат рәвештә теркәү системасын киңәйтергә, шәһәр территорияләренең санитар торышын яхшыртырга һәм халык өчен уңайлырак шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип хәбәр итте Александр Земченко.
Калдыкларны контейнер мәйданчыкларыннан читкә ташлау белән бәйле очракларны автомат рәвештә теркәү буенча сынау проекты Казанда 2025 елда гамәлгә ашырыла башлаган иде. Камераларны шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Совет районнарында ике мәйданчыкта урнаштырдылар.
«Әйдәгез, әлеге эшне тәмамлыйк! Бу контроль тулы көченә эшләргә тиеш», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз