news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда конкурентлыкка сәләтле суднолар төзүнең заманча технологияләре хакында сөйләшәләр

Конференция ил Хөкүмәтенең суднолар төзелешен үстерү планын гамәлгә ашыруда приоритетларны билгеләү урыны булырга тиеш

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 1990 елларга кадәр Россия суднолар төзелеше буенча дөнья илләре арасында алдынгы сафларда барса, ХXI гасыр башына бу позициясен югалтты. Белгечләр, инде 15 ел илдә суднолар төзелеше тармагы системалы кризис кичерә дип чаң суга. Дөнья илләрендә бу тармакта күзәтелгән технологик алгарышка ничек кушылырга, илдә суднолар төзелешен торгызу өчен кичекмәстән нинди чаралар күрергә кирәк? Бүген Казанда ачылган Бөтенроссия конференциясендә Россия белгечләре әнә шул сорауларга бергәләп җавап эзли. Конференция ТР Министрлар Кабинеты, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Берләштерелгән суднолар төзелеше корпорациясе” ААҖ, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, Суднолар төзү һәм төзекләндерү технологияләре үзәге, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы тарафыннан оештырылды.

“Конкурентлыкка сәләтле диңгез һәм елга техникасын төзүнең заманча технологияләре” дигән бу конференция Россиянең әйдәп баручы фәнни-техник институтлары, проект-конструкторлык оешмалары, техника, комплектлаучы җиһазлар җитештерүчеләр, аны кулланучыларны- барлыгы 7 дистәдән артык оешма һәм предприятие җитәкчеләрен, белгечләрен, галимнәрне үзенә җыйды. “Корстон”да әлеге чараны ачу тантанасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, “Берләштерелгән суднолар төзелеше корпорациясе” ААҖ вице-президенты Сергей Форафонов, Россия Хәрби-техник хезмәттәшлек буенча федераль хезмәте директоры урынбасары Михаил Калашников һ.б. катнашты.

Әлеге чараның бездә оештырылуы бик урынлы. Татарстан ил өчен авыр елларда үзенең суднолар төзүче предприятиеләрен, кадрлар составын саклап калган, аларны үстерүгә зур тырышлык куйган төбәк. Мәсәлән, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы проектлары нигезендә илдә 900 берәмлек диңгез техникасы җитештерелүе, шуларның 150 дән артыгы экспортка җибәрелүе мәгълүм. Республиканың суднолар төзелеше тармагы шулай ук берничә уку йорты һәм кече предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли.

Соңгы 10 еллыкта дөньяда төрле кулланылыштагы судноларга сорауның нык артуы күзгә ташлана. Шуны күздә тотып әйдәп баручы дөнья илләре диңгез техникасын җитештерүнең алдынгы технологияләрен булдыруга, аларның конструкциясенә һәм җиһазландыруга зур игътибар биреп, бу өлкәдә алга китте. Әмма Россиянең суднолар төзелеше тармагы моннан беркадәр читтә калып килә. Шуңа да бүген тармакта барлык компонентларны да яңарту ихтыяҗы килеп туган. “Академик А.Н.Крылов исемендәге Үзәк фәнни-тикшеренү институты” ФДУП бүлек башлыгы Валентин Поляков үз чыгышында искәрткәнчә, Россия суднолар төзелешендә дөнья лидерларыннан күпкә калыша. “Финанслау җитмәүне генә бәлаләрнең төп сәбәбе итеп күрсәтү белән килешеп булмый. Конструкторлык эшләнмәләрен куллануга игътибар җитмәү, тармакта приоритетларның булмавы, суднолар төзелешен реформалауга соңга калып тотыну да бүгенге хәлебезгә китергән сәбәпләр дияр идем. Без ахырга кадәр төп икътисади артта калуыбызның сәбәбе нәрсәдә икәнлеген аңлап җиткермәдек. Конкурентлыкка сәләтле гражданлык техникасы бары гражданлык верфьләрендә генә төзелергә тиеш. Универсальләштерүгә омтылу дөнья базарында көндәшлеккә сәләтне киметә”, -дип белдерде ул. Казанда ачылган конференция ил Хөкүмәтенең суднолар төзелешен үстерү планын гамәлгә ашыруда приоритетларны һәм беренчел чараларны билгеләү урыны булырга тиеш.

Бөтенроссия конференциясе программасында, пленар утырыштан тыш, секцияләрдә эшләү дә каралган. Иртәгә яңа төр диңгез һәм елга техникасын төзүдә дөнья тенденцияләре, суднолар төзүнең икътисады, программалары һәм тармакка салынучы инвестицияләр, заманча диңгез техникасын конструкторлаштыруның актуаль мәсьәләләре һ.б. багышланган 6 секция эшләячәк. Аларда 60 ка якын чыгыш каралган. Конференция үз эшен 20 ноябрьдә Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросының 60 еллыгына багышланган юбилей тантанасы белән тәмамлый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100