news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда конфессияара волейбол матчы узачак

Дусларча матч Конфессияләр арасында уңай мөнәсәбәтләр атналыгы кысаларында уза.

Казанда конфессияара волейбол матчы узачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). 5 февральдә Казанда мөселман һәм православие җыелма командалары арасында волейбол матчы уза. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткерә. 

Дусларча матч Конфессияләр арасында уңай мөнәсәбәтләр атналыгы кысаларында узачак. Спортчылар белән очрашу Казан епархиясе бинасында үткәрелә.

Мондый форматтагы ярышлар Татарстан өчен традициягә әверелде, ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе төрле дин вәкилләре арасында дусларча мөнәсәбәтләрне саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла. Әлеге ярышлар яшьләр мохитендә башка конфессияләргә карата “ачык булуны” формалаштырырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Уен 18.30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot