news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Конфедерацияләр кубогына җирәбә салу уңаеннан зур шоу булачак

Конфедерацияләр кубогына җирәбә салу тантанасына әзерлек эшләре төгәлләнеп килә.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда Конфедерацияләр кубогына жирәбә салуга әзерлек эшләре төгәлләнеп килә – иртәгә турнирда катнашачак җыелма командалар үзләренең көндәшләрен беләчәк.

Оештыручылар футболчылар һәм аларның тренерлары, шулай ук артистлар катнашында гаҗәеп шоу әзерли. Татарстан башкаласы югары дәрәҗәдәге спорт чараларын үткәрүгә бай тәҗрибә туплаган. Әмма шуңа да карамастан, жирәбә салуга әзерлек бик җитди алып барылды. Казан мэры һәм “Рубин” президенты Илсур Метшин оештыру комитеты эшен “һәр музыка коралы әһәмиятле” булган симфоник оркестр чыгышы белән чагыштырды. Казан мэры, киләчәктә Татарстан башкаласы Олимпия уеннарын да кабул итә алачак, дип белдерде. Илсур Метшин шулай ук футбол сөючеләр һәм Конфедерацияләр Кубогы һәм дөнья чемпионаты катнашучылары өчен “сюрпризлар” әзерли дип билгеләп үтте. “Бүләкләрнең иң асылы – безнең шәһәр халкының кайнар йөрәкләре һәм ачык елмаюлары”, – дип ассызыклады мэр.

Тантананы оештыручылар сүзләренә караганда, иртәгә зур шоу булачак: йөзләгән артист, шул исәптән Григорий Лепс, Динә Гарипова чыгышлары көтелә. Жирәбә салу тантанасын Андрей Малахов һәм Яна Чурикова алып барачак. “Безгә җитди оештыру эшләрен башкарырга кирәк иде. Бу зур вакыйганы мин түземсезлек белән көтәм”, – диде ФИФА продюсеры Пол Рэдман.

Тантананың төп каһарманнарыннан берсе Дөнья чемпионаты талисманы бүре “Забивака” – “Танцуй”  телепроекты катнашучылары белән бергә биеп тә күрсәтәчәк.

Конфедерацияләр Кубогына җирәбә салу тантанасында шулай ук рәсми затлар – ФИФА җитәкчесе Джанни Инфантино, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм башкалар катнашыр дип көтелә.


Казанда тантана башлангачы 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатының яңа илчеләре исемнәре билгеле булган иде – Казанның “Ак Барс" хоккей командасының элеккеге капитаны Алексей Морозов һәм җырчы Нюша. “Шундый гаять зур чараның илчесе булу минем өчен зур дәрәҗә. Минем өчен бу беренче тәҗрибә түгел. Мин Казанда үткән Универсиада илчесе дә булган идем. Шәһәрне, спортны, футболны дөрес танытырга тырышырмын”, – дип билгеләп үтте “Ак Барс” составында ике тапкыр Гагарин Кубогын яулаган Алексей Морозов.

Җирәбә салуда футбол сораулары буенча ФИФА генераль сәркәтибе урынбасары Звонимир Бобан һәм ярышларны үткәрү буенча ФИФА департаменты директоры Колин Смит катнашачак. Аларга футбол буенча Россия чемпионы Сергей Семак, Бразилия җыелма командасы составында Конфедерацияләр кубогы иясе Жулиу Баптиста һәм җиңел атлетика буенча Олимпия уеннары җиңүчесе Елена Исинбаева булышачак.

Беренче кәрзиндә турнир хуҗасы Россия җыелма командасы һәм дөнья рейтингындагы өч команда – Германия , Чили һәм Португалия, икенче кәрзиндә - Мексика, Австралия, Яңа Зеландия һәм Африкадан бер команда (февральдә Африка Кубогы нәтиҗәләренә карап билгеле булачак) урын тапкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100