Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Конфедерацияләр кубогына җирәбә салу процедурасы расланган
26 ноябрьдә Казанның Теннис академиясендә жирәбә салу тантанасы узачак.
(Казань, 24 ноября, «Татар-информ»). ФИФА оештыру комитеты утырышы кысаларында Казанда Конфедерацияләр-2017 Кубогына жирәбә салу процедурасы расланган. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе рәсми сайтында хәбәр ителә.
26 ноябрьдә Казанның Теннис академиясендә жирәбә салу тантанасы узачак, Конфедерацияләр-2017 Кубогына группалар составы билгеләнәчәк.
Жирәбә салу тантанасында футбол сораулары буенча ФИФА генераль секретаре урынбасары Звонимир Бобан һәм ярышлар үткәрү буенча ФИФА департаменты директоры Колин Смит, шулай ук футбол буенча Россия чемпионы Сергей Семак һәм җиңел атлетика буенча Олимпия уеннары чемпионы Елена Исинбаева катнашачак.
Беренче кәрзиндә Россия җыелма командасы (турнир хуҗасы) һәм югары дөнья рейтингындагы өч команда – Германия, Чили һәм Португалия, икенче кәрзиндә - Мексика, Австралия, Яңа Зеландия һәм Африкадан бер команда (февральдә Африка Кубогы нәтиҗәләренә карап билгеле булачак) урын тапкан. Шулай ук оештыру комитеты утырышында турнир регламенты расланды – ул ФИФА рәсми сайтында урнаштырылган.
Шуны искәртик, Конфедерацияләр Кубогы – Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында төп турнирларның берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз