news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Конфедерацияләр кубогына җанатар паспорты бирә торган өстәмә үзәк барлыкка киләчәк

Өстәмә үзәк Четаев урамында урнашачак һәм үз эшен 1 майдан башлый.

Казанда Конфедерацияләр кубогына җанатар паспорты бирә торган өстәмә үзәк барлыкка киләчәк
Султан Исхаков

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казанда 1 майда 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына җанатар паспорты бирә торган өстәмә үзәк ачыла. Бу хакта "Татар-информ"да үткән матбугат конференциясендә вице-премьер – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Яңа үзәк Четаев урамы 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан.

"Казанда "Рубин" һәм ЦСКА матчы алдыннан җанатар паспортын бирү ике адрес буенча башкарылачак. Бауман урамындагы үзәк инде эшли, тагын берсе 1 май көнне Четаев урамында ачылачак", – дип билгеләп үтте спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot