news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Конфедерацияләр кубогы матчларына өстәмә 1200 билет бүлеп бирелде

Билетларны Халыкара футбол федерациясе порталында һәм төп билет үзәкләрендә генә алып була.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Халыкара футбол федерациясе Конфедерацияләр кубогының иң популяр матчларына өстәмә билетлар булуы турында хәбәр итте. Бу хакта федерациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өстәмә билетларны FIFA.com порталында һәм Халыкара футбол федерациясе төп билет үзәкләрендә генә алып була.

Федерация төрле категориядәге 1000 билет Россия һәм Португалия җыелмаларының Мәскәүдә узачак матчына, 4 нче категориядәге 400 билет шулай ук Мәскәүдәге өченче урын өчен уенга бирелгән. Моннан тыш, 4 нче категориядәге 400әр өстәмә билет Казандагы 3 уенга: Португалия – Мексика, Германия – Чили һәм Россия – Мексика командалары очрашуына алып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100