news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Көнчыгыш композиторларының заманча музыка фестивале була

26 августтан 6 сентябрьгә кадәр Казанда беренче тапкыр «Казан – ислам дөньясының музыка башкаласы» халыкара фестивале уза. Аның программасына Татарстан һәм Көнчыгыш илләре композиторлары әсәрләре белән өч концерт керәчәк.

Аларга алдан теркәлү буенча бушлай керергә мөмкин булачак.

Фестиваль идеясенең авторы – La Primavera Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов – Татарстан һәм Көнчыгыш композиторларының заманча музыкасын берләштерә торган фестиваль ясау турында күптән хыялланган.

Фестиваль Стратегик диалогка һәм партнерлыкка ярдәм итү фонды гранты ярдәмендә уза. Казанда өч концерт булачак: Казан Кремлендә, Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында һәм яңартылган Уникаль осталык үзәгендә. Барлык концертларга керү ирекле, билет операторларының берсенең сайтында бушлай теркәлү узарга кирәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot