Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Комсомол күлендә бата язган ир-атны коткарганнар
Казанда Комсомол күлендә бата язган 47 яшьлек ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Казан шәһәре суларында коткару җәмгыяте хәбәр итте.
Ир-ат исерек хәлдә күлне йөзеп чыкмакчы булган һәм бата башлаган. ТР Казан шәһәре суларында коткару җәмгыятенең дежур торган коткаручылары шунда ук көймә белән ир-ат янына йөзеп килеп җиткән һәм аны яр буена алып чыккан. Ир-ат белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр. Медицина ярдәме кирәк булмаган.
«Мондый очраклар белән ел саен очрашабыз. Исерек хәлдә су коену аеруча куркыныч. Хәтта тәҗрибәле йөзүче дә исерек хәлдә берничә минут эчендә контрольне югалтырга мөмкин», – дип билгеләп үтте ТР Казан шәһәре суларында коткару җәмгыяте рәисе Никита Коробицын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз