news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда композитор Әнвәр Шәрәфиев концерты узачак
24 май көнне Казанның 24-нче балалар музыка мәктәбендә Татарстан композиторы Әнвәр Шәрәфиевнең 75 еллыгына багышланган авторлык концерты оештырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 21 май, “Татар-информ”). 24 май көнне Казанның 24-нче балалар музыка мәктәбендә Татарстан атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстанның Композиторлар берлеге әгъзасы Әнвәр Шәрәфиевнең 75 еллыгына багышланган авторлык концерты оештырыла.
Әнвәр Шәрәфиев 1935 елның 15 мартында республикабызның Азнакай районы Урсай авылында туа. 1966 елда Казан дәүләт консерваториясенең танылган композитор А.Леман композицияләре классын тәмамлый. Консерваторияне тәмамлагач, Әнвәр Шәрәфиев Татар радиосының музыка тапшыру мөхәррире булып эшли. 50 елдан артык Әнвәр Шәрәфиев музыка иҗат итә, агарту эше белән шөгыльләнә. Аның тарафыннан симфоник, хор, камера-инструменталь әсәрләр, ике йөзгә якын җыр һәм романс иҗат итә. Әнвәр Шәрәфиев татар халкына композитор буларак билгеле. Аның иң танылган җыры - “Уйнагыз, гармуннар”. Аның бу җыры Татарстанда гына түгел, Россия һәм чит илләрдә дә зур танылу ала.
1991 елда 4-нче татар гимназиясе каршындагы музыка студиясе нигезендә Әнвәр Шәрәфиев 24-нче балалар музыка мәктәбен ача. Ул аның беренче мөдире һәм мәктәп мөгаллиме була.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, концертта музыка мәктәбе мөгаллимнәре һәм укучылары башкаруында Әнвәр Шәрәфиевнең вокаль һәм инструменталь әсәрләре яңгыраячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot