news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда композитор Нәҗип Җиһановның 113 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Казанда композитор Нәҗип Җиһановның 113 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татар академия музыкасына нигез салучыларның берсе, композитор Нәҗип Җиһановның туган көне уңаеннан махсус программа әзерләнә. 16 гыйнварда Татарстан Милли музеенда Нәҗип Җиһановның хезмәттәшләре һәм дусларына багышланган күргәзмә ачылачак. 15-16 гыйнварда композитор язган опералардан өзекләр һәм кыллы квартет башкаруында татар композиторлары музыкасы яңгыраячак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итте.

Искә алу чарасының инициаторы - композиторның оныгы, Нәҗип Җиһанов музее (Милли музей филиалы) мөдире Алексей Егоров. «Җиһанов музеенда Җиһанов исемендәге кыллы квартет уйнаячак, музыкантларның һәммәсе дә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Бу – бер концерт. Икенчесе – аның операларыннан өзекләр. Концертлар композиторның музей-фатирында узачак», - дип сөйләде ул.

Нәҗип Җиһанов музеенда ике концерт программасы узачак. 15 гыйнварда «Җиһанов музыкасының тылсымлы дөньясы» концерты була, анда композиторның «Алтынчәч», «Җәлил», «Түләк», «Намус», «Качкын» кебек операларыннан өзекләр яңгыраячак. «Башкаручылар – опера студиясе солистлары, Казан консерваториясе музыкаль театр кафедрасы студентлары һәм педагоглары, «Сөембикә» ансамбле һәм «Делиция» хоры солистлары. Сәнгать җитәкчесе – профессор Әлфия Җаббарова», - диде Алексей Егоров.

16 гыйнварда Нәҗип Җиһанов исемендәге кыллы квартет татар композиторлары музыкасын тәкъдим итә. «Программада: «Кыллы квартет №2» (Фасил Әхмәтов), «Кыллы квартет №2» (Ренат Еникеев), шулай ук Җиһановның кыллы квартет өчен эшкәртелгән әсәрләре. Катнашучылар: беренче скрипка – Арслан Сәйфи, икенче скрипка – Алия Уразалиева, альт – Сергей Матвеенко, виолончель – Сергей Пономарев», - диде музей мөдире.

16 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли музеенда «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе ачылачак. «Күргәзмәдә композиторның иҗат тирәлегендәге кешеләр - композиторлар, әдәбиятчылар, артистлар, сәясәтчеләр белән бәйле музей предметлары урын алачак. Моннан тыш, күргәзмәдә фотосурәтләр, композиторның автографлы китабы, ноталы җыентыклар тәкъдим ителә, сынлы сәнгать әсәрләре булачак», - дип хәбәр итте Татарстан милли музее матбугат хезмәте.

Нәҗип Җиһановка Арам Хачатурян, Генрих Нейгауз, Дмитрий Кабалевский, Мстислав Ростропович, Дмитрий Шостакович, Муса Җәлил, Бакый Урманче, Әхмәт Фәйзи, Жоржи Амаду, Борис Чирков, Игорь Ильинский, Салих Батыев, Фикрәт Табиев һ.б. шәхесләр әйберләр бүләк иткән булган, алар күргәзмәдә урын алачак.

  • Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә туа. 1927 елда Казанга килә, 1931 елда Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов кире Казанга кайта.1938 елда композитор үзенең беренче операсын — «Качкын»ны яза. Бер елдан соң ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. 1957 елда композиторга СССРның халык артисты исеме бирелә.

  • 1962 елда СССР Композиторлар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә. 1945–1988 елларда Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясе ректоры булып эшли. Композитор 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күпсанлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. 1939–1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе була, өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә. Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100