news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың татар фольклоры тарихы турында лекциясе була

Казанда композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың татар фольклоры тарихы турында лекциясе була
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

2 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Каюм Насыйри музеенда композитор, бүгенге көндә Америкада яшәүче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгудә Шәмсетдинованың «Фольклор – татар мәдәниятенең энҗесе» дигән лекциясе була.

«Лекция татар фольклоры тарихына һәм авторның күп еллар дәвамында җыелган татар фольклоры материалларына багышлана. Тамашачылар музыкантның иҗат юлындагы төп этаплар белән танышачак, авторның яңа «Америка әсәрләре» бүлегенә кергән «Корбан бәйрәме», «Болытлардагы көмеш кашык», «Карга кашы», «Кыйбла» кебек өзекләрне, «Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууы» суфи ораториясен һәм «Дәрвиш» симфоник поэмасын ишетә алачак», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot