Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда композитор Илгиз Мәҗитовка истәлек тактасы ачыла
Истәлек тактасы Зур Кызыл урамындагы 14нче йорт фасадында урнаштырылачак.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 4 июльдә Казанда танылган композитор, җырчы, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Мәҗитовка истәлек тактасы ачу тантанасы була. Бу хакта Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, башка рәсми затлар, сәхнә ветераннары, артистлар катнашында узачак.
Илгиз Габидулла улы хөрмәтенә истәлек тактасы Зур Кызыл урамындагы 14нче йорт фасадында урнаштырылачак.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз