news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда композитор Бетховенны искә алырлар

27 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында күренекле композитор Людвиг ван Бетховен тууына 240 ел тулуга багышланган концерт узачак

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). 27 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында күренекле композитор Людвиг ван Бетховен тууына 240 ел тулуга багышланган концерт узачак. Анда Казан дәүләт консерваториясенең симфоник оркестры чыгыш ясаячак.
Концерт программасында “Героическая” исемле 3-нче симфония, “Эгмонт” увертюрасы, оркестр белән фортепиано өчен язылган Си-бемоль мажор - 2-нче концерт яңгыраячак. Оркестр белән Мәскәүдән килгән халыкара конкурслар лауреаты Вячеслав Вәлиев дирижерлык итәчәк. Солист булып Татарстанның халык артисты, Удмуртиянең атказанган артисты Евгений Михайлов чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Залның концертлар бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100