news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда композитор Александра Пахмутованың юбилее уңаеннан, иҗат кичәсе була

Композитор Татарстан башкаласы турында җыр язарга ниятли

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 5-14 декабрь көннәрендә Казанда “Филарманиада” VII Халыкара фестивале була. Аны Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

Фестивальнең беренче көне СССРның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Александра Пахмутованың 85 яшьлек юбилее уңаеннан, аның иҗат кичәсе буларак оештырырга ниятләнелгән булган. Әмма, кайбер сәбәпләр аракасында, композитор үзе Казанга килә алмый. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда филармония директоры Кадыйм Нуруллин хәбәр итте.

К. Нуруллин сүзләренчә, Александра Пахмутова белән сөйләшүләр 2,5 ел дәвамында алып барылган. Копмозиторның бу көнне Казанга килә алмавын белгәч, алар Мәскәүгә барып, видеосюжет эшләп кайтканнар һәм А. Пахмутова иҗат кичәсенә килә алмау сәбәпләрен экран аша тамашачыларга үзе аңлатачак. ”Хөрмәтле казанлылар! Сезнең белән бергә була алмавыма мин бик нык үкенәм! Килә алмавымның сәбәбе — Мәскәү патриархиясендә булачак очрашу. Кызганыч, мин ул очрашуны үткәрми дә булдыра алмыйм, башка көнгә дә күчереп булмый. Киләчәктә сезнең белән очрашуга ышанам. Мин Казанны бик яратам һәм сездә кабат килүемә шат булачакмын. Казан киләчәктә дә үссен, чәчәк атсын!” - дип мөрәҗәгать итә ул тамашачыларына.

Кадыйм Нуруллин сүзләренчә, композиторның Казанга 2015 елның март аенда килүе көтелә.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Александра Пахмутованың Казан турында җыр язарга ниятләвен хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot