news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанда композитор Александр Ключаревның тууына 100 ел тулуга багышланган татар хор музыкасы концерты булды

^Казанда композитор Александр Ключаревның тууына 100 ел тулуга багышланган татар хор музыкасы концерты булды

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Кичә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында күренекле композитор, фольклорчы, Татарстанның халык артисты, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Александр Ключаревның тууына 100 ел тулуга багышланган татар хор музыкасы фестиваль-концерты булды. Әлеге чара X Хор ассамблеясе кысаларында үткәрелде.

А.Ключарев – милләте белән рус булса да, татар телен тирәнтен белгән, татар музыкасы фольклорын җыю, җыр сәнгатебезне үстерүгә зур өлеш керткән композиторларның берсе. Ул С.Сәйдәшев музыкасына нигезләнгән «Наемщик» операсы, «Тау әкияте» балеты, «Идел» симфониясе, симфоник сюиталар, инструменталь әсәрләр, күп кенә җырлар авторы. Моннан тыш А.Ключарев халык җырларын эшкәртү, драма спектакльләренә музыка язу белән актив шөгыльләнә, татар халык җырлары тупланган берничә җыентык бастырып чыгара. Концертта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры хоры (җитәкчесе – Татарстанның халык артисткасы Нурдия Җүрәева), Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе хоры, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының хатын-кызлар һәм студентлар хоры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты хоры, «Хыял» камера хоры, «Кантабиле» хатын-кызлар камера хоры, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты филиалының (Чаллы шәһәре) «Академия» хоры һәм башка коллективлар чыгыш ясады. Әлеге коллективлар башкаруында А.Ключаревның хор өчен эшкәрткән борынгы халык көйләрен, башка татар композиторлары әсәрләрен, композитор үзе иҗат иткән җырларны тамашачы бик яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде. Алар арасында «Зөлхиҗҗә», «Миләүшә», «Идел дулкыннары», «Туган авыл», «Кәккүк», «Онытма», «Пар ат», «Тәфтиләү», «Әллүки» һәм башка әсәрләрне мисал итеп китерергә мөмкин. Фестивальнең Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан оештырылуын да әйтик. Концертны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең опера һәм камера музыкасы бүлеге лектор-музыка белгече Лилия Апакова алып барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot