news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда комплекслы кара-каршы көрәш буенча Әнәс Таҗетдинов истәлегенә турнир һәм Россия ДОСААФ Кубогына беренчелек - Россиякүләм чаралар старт ала

Аларда федераль округлар командаларының алдынгы спортчылары катнаша

 (Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда бүген ТАССР юстиция министры Әнәс Таҗетдинов истәлегенә багышланган комплекслы кара-каршы көрәш буенча Россиякүләм турнир һәм Россия ДОСААФ Кубогы илкүләм беренчелеге старт ала. әлеге турнирның төп максаты: сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен, физик һәм әхлакый чыныгуны формалаштыру, комплекслы кара-каршы көрәш һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренең физик, Россия төбәкләре җыелма командалары әгъзаларының, хәрби чакырылышка кадәрге яшьләрнең әзерлекләрен камилләштерү. Ярышлар Россия көрәш сәнгате берлеге химаясендә үткәрелә.

Ә.Таҗетдинов истәлегенә багышланган турнирда традиция буенча федераль округлар командаларының алдынгы спортчылары катнашачак. Россия ДОСААФ Кубогында хәрби чакырылышка кадәрге яшьләр катнашачак: бөтен Россиядән 19 яшькә кадәрге иң яхшы спортчылар.

Чараның тантаналы ачылышы бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Уку-укыту үзәге базасында булып, ярышлар 10 ноябрьгә кадәр дәвам итә, диелә ТР буенча Россия көрәш сәнгате берлеге филиалының матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot