news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда комплекслы кара-каршы көрәш буенча ике бөтенроссия спорт чарасы - турнир һәм беренчелек ачылды

Чараның тантаналы ачылышы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының “Мирный” спорт комплексы базасында узды

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда комплекслы кара-каршы көрәш буенча ике бөтенроссия спорт чарасы ачылды: берсе - ТАССР юстиция министры Әнәс Таҗетдинов истәлегенә турнир, икенчесе - яшьләр арасында Россия ДОСААФ Кубогына беренчелек. Мондый форматта ярышлар тәүге мәртәбә уза, дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.

Ярышларда катнашу өчен 15 команда заявка биргән, аларның 8е – узган еллардагы кебек үк, федераль округлар, РФ Юстиция министрлыгы составына кергән көч ведомстволары һәм хокук саклау структуралары, ведомстволар, РФ Кораллы көчләренең җыелма командалары һәм юниорлардан торган ДОСААФ Кубогына көрәшүче 7 команда.

Чараның тантаналы ачылышы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының “Мирный” спорт комплексы базасында сәгать 10 да узды. Россиянең комплекслы кара-каршы көрәш федерациясе президенты Олег Уфимцев бөтенроссия күләмендәге турнирны ачып, кара-каршы көрәшүчеләрне һәрвакыт максатка омтылучанлыгы аерып торды:алар көндәшләренә һөҗүм ясап, һәрвакыт алга бара, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, комплекслы кара-каршы көрәш имгәнү ягыннан хәтәр спорт төре булып саналмый, бу аны көч ведомстволары арасында популяр иткән. Олег Уфимцев катнашучыларга җиңүгә ихтыяр көчен күрсәтүләрен, ә тамашачыларга көрәшләрдән канәгатьлек хисе алуларын теләде.

ТР юстиция министры Лариса Глухова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, спорт чарасы ачылу уңаеннан, җылы сүзләрен җиткерде һәм спорт һәркемгә гражданлык бурычын үтәргә ярдәм итсен, дигән теләктә калды.

Республиканың баш суд приставы Радик Ильясов турнирда катнашучыларны, шәрәфле кунакларны, команда вәкилләрен кунакчыл Татарстан җирендә сәламләп, олы җиңүләр теләде. Шулай ук Россия Суд приставлары федераль хезмәте директоры Артур Парфенчиковның сәламләү хатын укыды.
Спорт ярышлары ачылган көнне үк, беренче башлангыч көрәшләр узачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot