news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда компанияләрдә идарә культурасын камилләштерү хакында сөйләшү узды

Татарстан башкаласында финанс директорларының VI Идел буе форумы узды

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова).“Заманча икътисад шартларында финанслар белән идарә итү. Бу өлкәдә Россия компанияләренең тәҗрибәсе”. Бүген финанс директорларының Казанда узган VI Идел буе форумы әнә шул темага багышланган иде. Аны идарә системаларын эшләү белән шөгыльләнүче “ИНТАЛЕВ” компанияләр төркеме белән ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырды. Предприятие-оешмаларның финанс директорлары өчен шушындый традицион чараны “ИНТАЛЕВ” компаниясе ел саен Россиянең эре шәһәрләрендә уздырып килә. Казанда үткән бүгенге чара 50 белгечне үзенә җыйды. Аларның күбесе Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Новгород һәм Самара предприяте-оешмаларын тәкъдим итә.

“ИНТАЛЕВ” компанияләр төркеменең Идел буе вәкиллеге генераль директоры Сергей Львов аңлатуынча, җыенның максаты–финанс һәм стратегик идарә өлкәсендәге белгечләрне тәҗрибә уртаклашу, узып баручы елга нәтиҗәләр ясау өчен бергә туплау. Бу бергәлек компанияләргә алга таба идарә культурасы стандартларын камилләштерергә ярдәм итәргә тиеш, дип ышадыралар. Сергей Львов сүзләренә караганда, икътисадның яңа факторлары йогынтысында предприятиеләр белән идарә итү технологияләре дә үзгәреш кичерә. Икътисади шартларның үзгәреше, үз чиратында, финанс директорларының ролен үзгәртүне таләп итә. “Әгәр элегрәк компанияләрнең финанс директорларына күбрәк компания эшчәнлеге күрсәткечләрен исәпкә алып хисап алып бару функциясе йөкләнсә, хәзер идарәдә финанс директорының роле тагын да киңәйде. Ул инде компания стратегиясен билгеләүдә катнаша, производство һәм бизнес-процессларда яхшы ориентлаша, эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү белән шөгыльләнә, предприятиене үзгәртү тәкъдиме белән чыга”, - ди генераль директор.

Аның сүзләренә караганда, яңа шартларда эшләүче финанс директорларына идарәнең яңа технологияләрен куллану зарур. Сергей Львов белдергәнчә, компанияләрдә идарәнең нәтиҗәлелеген билгеләүдә, аның зурлыгы түгел, ә инновацияле үсеш дәрәҗәсе үзәккә алына. “Предприятие-оешмаларда нәтиҗәлелекне күтәрү заман таләбе. Алда безне югары конкуренция эрасы көтә. Без моңа хәзердән әзер булып торырга тиеш”, -ди Сергей Львов.

“Марчмонт Капитал Партнерс” җәмгыятенең генераль директоры Дэвис Кендрик Россиядә инновацияләр үсеше өчен зур потенциал бар дип саный. Шуңа күрә күп кенә чит ил инвесторлары бирегә инвестицияләр салу белән кызыксына. Ләкин моның өчен Россиядә ныклы нигез булдырырга кирәк. Моны хәл итү өчен финанс, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, икътисадны диверсификацияләү мәсьәләләре үзәктә торырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100