Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда коммуналь хезмәт өчен бурычлы кешеләргә хезмәт күрсәтү туктатылмаячак
Идарәче компанияләр, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары чыкканчы ук, пени санамаска карар кылган.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда коронавирус аркасында изоляция вакытында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычлыларга коммуналь хезмәтләр өзелмәячәк. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
«Изоляция чорында торак-коммуналь хуҗалык оешмалары халык белән эш тәртибен үзгәртте. Кешеләрнең куркынычсызлыгы өчен „Ачык Казан“ системасы кулланыла», — диде ул. Гражданнар алдан язылу буенча скайп аша кабул ителә. Мөрәҗәгатьләр телефон, электрон почта, төрле мессенджерларда, социаль челтәрләрдә кабул ителә.
«Бүген идарәче компанияләр, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары чыкканчы ук, пени санамаска карар кылды, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылардан әҗәтләрен суд аша түләттерү һәм коммуналь хезмәтләрне өзүдән туктады», — диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Гражданнарга ярдәм чаралары сыйфатында ТКХ өчен түләүгә субсидия гамәлдә. Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә, РФ Президенты Указы нигезендә, субсидияләр аңа мохтаҗлыкны расламыйча да ярты елга озайтылды. «Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч аркасында субсидия бирүдән баш тартуга мораторий кертелде. Закон нигезендә барлык ташламалар тулысынча саклана», — диде.
Искәндәр Гыйниятуллин изоляция вакытында су, электр уты кулланышы 5-10 процентка артканын, чүп чыгару 20 процентка артканын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз