news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда коммерцияле булмаган оешмаларның үз “йорты” булачак

Аның мәйданы 500 квадрат метр тирәсе

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда коммерцияле булмаган оешмаларның үз “йорты” барлыкка киләчәк.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Җәмәгать Палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Коммерцияле булмаган оешмалар өчен дәүләт бина биргән. Ул Казанның 8 Март урамында урнашкан һәм бинаның мәйданы 500 квадрат метрны тәшкил итә.

“Россия төбәкләре арасында карасак, коммерцияле булмаган оешмалар безнең республикада - иң күбе. Шуларның 400 гә якыны социаль юнәлештә эш алып бара, бу  исә кынча 1 мең кеше шул юнәлештә эш алып бара дигән сүз. Коммерцияле булмаган оешмаларның тиздән үз биналары барлыкка киләчәк, Россия территориясендә башка юк. Хәзер анда төзекләндерү эшләре бара”, – диде Анатолий Фомин.

Коммерцияле булмаган оешмаларның күбесенең җыелыр, компьютер куеп эшләр урыны, бинасы юк. Әлеге бина, шул мәсьәләләрне чишү максатыннан, булдырыла. Анда урынны бүлеп бирү конкурс нигезендә каралачак, дип аңлатты ТР Җәмәгать Палатасы җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100