news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда коммерцияле булмаган оешмалар өчен семинар үткәрелә

Семинарда ТР Җәмәгать Палатасы, ТР Президент Аппараты һ.б. органнар вәкилләре катнашуы көтелә

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Җәмәгать Палатасы коммерцияле булмаган оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора һәм төрле проектларны тормышка ашыра, форумнар, семинарлар уздыра. Шундый семинарларның берсе 18 сентябрь көнне иртәнге 10 нан 12 гә кадәр ТР Мәдәният министрлыгында узачак. Анда коммерцияле булмаган оешма вәкилләре чакырыла. Аларны социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында уздырыла торган бәйгедә катнашу серләренә өйрәтәчәкләр, заявка тутыру һәм конкурс шартлары белән якыннанрак таныштырачаклар.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РТ Җәмәгать Палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. “Бу конкурста беренче тапкыр гына катнашучылар өчен бик зур ярдәм булачак, чөнки документлар тутыру эше һәрвакытта да кыенлыклар тудыра”, - диде ул журналистлар белән очрашуда.

Семинарда ТР Җәмәгать Палатасы, ТР Президент Аппараты һ.б. органнар вәкилләре катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100